Размер шрифта:
Цвет сайта:

пгт. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 3Как проехать?

Новости

Информация для граждан,предоставленная ТФОМС РТ

О необходимости проведения на догоспитальном этапе перед плановой госпитализацией для оказания специализированной, в том числе высокотехнологичной, медицинской помощи лабораторного исследования на наличие новой коронавирусной инфекции COVID-19

Для получения специализированной, в том числе высокотехнологичной, медицинской помощи в плановой форме необходимо на догоспитальном этапе (не ранее 7 календарных дней до поступления) проведение лабораторного исследования биологического материала пациента (мазок из носо- и ротоглотки) на наличие новой коронавирусной инфекции COVID-19.

Таким образом, требование медицинских организаций о необходимости предоставления гражданами результатов лабораторных исследований на наличие новой коронавирусной инфекции COVID-19 при плановой госпитализации обосновано.

Дополнительно сообщаем, что постановлением Правительства РФ от 03.04.2020 N 432 «Об особенностях реализации базовой программы обязательного медицинского страхования в условиях возникновения угрозы распространения заболеваний, вызванных новой коронавирусной инфекцией» установлено, что медицинская помощь пациентам с онкологическими заболеваниями, болезнями сердечно-сосудистой и эндокринной системы, а также находящимся на заместительной почечной терапии (диализ) оказывается в полном объеме.

Махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле, медицина ярдәме күрсәтү өчен план буенча госпитальләштергәндә госпитальгә кадәрге этапта гражданнарга яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе булу-булмауны ачыклый торган лаборатория тикшеренүләре үткәрү кирәклеге турында. 

«Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының „Яңа COVID – 19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү һәм профилактикалау чараларын тормышка ашыру максатларында медицина оешмалары эшен оештыруның вакытлыча тәртибе турында“ 2020 елның 19 мартындагы 198н номерлы приказына үзгәрешләр керү хакында» Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 29 маендагы 513н номерлы приказы (алга таба – Приказ) нигезендә, 2020 елның 5 июненнән планлы рәвештә махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле, медицина ярдәме алу өчен госпитальләштергәнгә кадәрге этапта (хастаханәгә керергә иң күбе 7 календарь көн кала) яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе булу-булмауны ачыклау өчен пациентның биологик материалына лаборатория тикшеренүе (борыннан һәм авыз куышлыгыннан мазок алу) үткәрелергә тиеш.

Шулай итеп, медицина оешмаларының план буенча госпитальләштергәндә гражданнардан аларда яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе булу-булмауны ачыклый торган лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләрен таләп итүе нигезле булып санала.

Шуны да искәртеп үтәбез: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган авырулар таралу куркынычы янаган шартларда мәҗбүри медицина иминиятенең база программасын тормышка ашыру үзенчәлекләре турында» 2020 елның 3 апрелендәге 432 номерлы карары нигезендә, онкология авырулары, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин система авырулары булган, шулай ук боерләр эшчәнлеген алыштыру (диализ) терапиясен алучы пациентларга медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә.

228
24.08.2020 г.
TOP