Размер шрифта:
Цвет сайта:

пгт. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 3Как проехать?

О больнице

Корни здравоохранения района уходят глубоко в 80-ые годы XIX века. В 1881 году в деревне Нырты была открыта первая инфекционная больница. Она относилась к Мамадышской губернии. Главным врачом стал Михаил Александрович Николаев.

В 1899 году открылась первая врачебная амбулатория в Б.Сабах, которая также относилась к Мамадышской губернии. Ее возглавлял врач Талавринов.

В 1902 году в деревне Шикши открывается первый фельдшерский участок, где участковым фельдшером работал Гурьянов.

Первое здание стационара на 30 коек для лечения инфекционных больных было построено в 1926 году. Оно находилось на окраине поселения. В 1927 году здание сгорело полностью (причиной пожара стала керосиновая лампа). Главным врачом работал врач Мамаев из Московской области. Новая больница была построена на том же месте. Главным врачом была назначена врач-хирург и гинеколог Шамсия Хасановна Байбекова. В 1936 году ее заменяет Фатыйма Гараевна Габитова. Возрастает число средних медицинских работников, улучшается качество оказания медицинской помощи. До войны сдано в эксплуатацию стационар, приемное отделение, инфекционное, родильное отделения на 10 коек. В здании амбулатории открывается лаборатория.

Для рентгеновских исследований больные до 1956 года направлялись в Ныртинский туберкулезный диспансер. В 1956 году в больнице приобрели рентген-аппарат. В это время обязанности главного врача исполняла Сагыйда Салихзяновна Рахматуллина (по специальности акушер-гинеколог, работала с 1951 по 1958 годы). За период ее руководства было сдано в эксплуатацию здание инфекционной больницы. Первым врачом-рентгенологом работал Миннахмет Валиевич Мингазов. С 1957 года рентгенолаборантом работал Кави Мухаметзянов.

В 1957 году отдел здравоохранения района реорганизовали в районную больницу. Первым главным врачом Сабинской центральной районной больницы был Мухтар Закариевич Абдуллин. Он работал в 1958-1959 годах. На его смену приходит врач-офтальмолог Карима Хусаиновна Йосыпова. Она работает до 1964 года. В этот период существовало подсобное хозяйство:разводили скот, выращивали овощи. Продукция с подсобного хозяйства использовалась для питания больных. Также Карима Хусаиновна организует строительство водокачной башни, что значительно облегчает труд санитарок, которые из-за отсутствия водопровода носили воду из родника. В 1964 году Кариму Хусаиновну переводят в Высокогорский район.

На ее смену приходит Мунир Акмалович Мавлявутдинов, исполнявший до этого обязанности главного врача Икшурминской участковой больницы. В период его руководства начинается строительство нового здания стационара, которое было сдано в эксплуатацию в 1971 году, когда главным врачом работал уже Вилен Файзиевич Галиев. Это был первый двухэтажный стационар среди сельских больниц. Площадь здания дает возможность развернуть хирургическое, детское, терапевтическое, гинекологическое, родильное отделения, открывается операционный блок. В центральной районной больнице развивается и растет специализированная медицинская помощь. Открывается кабинет ЭКГ.

В 1981-1985 годы главным врачом работает Ф.З.Ахметзянов. За период его работы укрепляется материально-техническая база, коллектив укомплектовывается новыми кадрами.

В 1985 году главным врачом назначается З.Ф.Сиразеев. Он работает до 1990 года. За этот период построено трехэтажное здание поликлиники ЦРБ, в Тюлячах новая больница, 1 корпус Шеморданской районной больницы. Сабинская больница переводится на газовое отопление. За эти заслуги З.Ф.Сиразеев награждается званием «Заслуженный врач Республики Татарстан».

В 1990-2001 годы главными врачами работают:

Илгиз Габдулхаевич Арсланов (1990г-1992г);

Фанис Хабибуллович Алиев (1992г-1995г) - за этот период сдается в эксплуатацию Лесхозская участковая больница. Оборудуются в Шемордане рентгенкабинет, в Сабах кабинеты УЗИ и ФГДС.;

Рустам Шаукатович Сафиуллин (1995г-2001г) – за этот период сдан в эксплуатацию 2-й корпус Шеморданской районной больницы.

Они внесли ощутимый вклад в улучшении состояния здравоохранения.

В 2001г. (по 2016г) году главным врачом вновь назначается Зуфар Фасхутдинович Сиразеев. Благодаря помощи главы администрации района Раиса Нургалиевича Минниханова укрепилась материально-техническая база ЛПУ.

В 2006 году был сдан в эксплуатацию новый лечебный корпус Сабинской ЦРБ, был проведен капитальный ремонт зданий стационара и поликлиники, приобретены новые медицинские оборудования.

В 2008 году после реконструкции бывшее здание стационара сдано в эксплуатацию под поликлинику.

В 2009 году после реконструкции бывшее здание поликлиники сдано в эксплуатацию как терапевтическое отделение.

В 2014 году было пристроено новое крыло к зданию поликлиники, куда были переведены лаборатория и стоматологическое отделение.

В июне 2016г. главным врачом назначается Юсупов Марат Рафаэлевич.

В конце 2016 года при содействии главы администрации района Раиса Нургалиевича Минниханова было приобретено новое хирургическое оборудование для проведения трансуретральных операций с помощью лазера и уже в 2017 году начали проводиться операции по поводу аденомы предстательной железы. Данная операция является уникальной методикой лечения больных с ДГПЖ.

На сегодняшний день медицинскую помощь населению оказывает поликлиника на 480 посещений в смену, стационар на 124 круглосуточных коек и 52 дневных коек.

В ГАУЗ "Сабинская ЦРБ" работают 69 врачей и 229 средних медицинских работников, которые регулярно совершенствуют свои знания.

Хастаханә турында

Район сәламәтлек саклавының тамырлары XIX гасырның 80нче елларында башлана. Нырты авылында 1881 елда беренче йогышлы авырулар хастаханәсе ачыла. Ул Мамадыш губернасына карый. Баш табиб итеп Михаил Александрович Николаев билгеләнә.

1899 елда Олы Сабада беренче табиб амбулаториясе ачыла, ул шулай ук Мамадыш губернасына карый. Аны табиб Тәлавринов җитәкли..

1902 елда Шекше авылында беренче фельдшер участогы ачыла, анда участок фельдшеры булып Гурьянов эшли.

Йогышлы авыруларны дәвалау өчен 1926 елда 30 ятакка исәпләнгән стационарның беренче бинасы  төзелә. Ул авыл читендә урнаша. 1927 елда бина тулысынча янып бетә (янгынның сәбәбе-керосин лампасы). Баш табиб булып Мәскәү өлкәсеннән килгән Мамаев эшли. Яңа хастаханә шул ук урында төзелә. Баш табиб итеп табиб-хирург һәм гинеколог Шәмсия Хәсән кызы Байбекова билгеләнә, 1936 елда аны Фатыйма Гәрәй кызы Габитова алыштыра. Урта медицина хезмәткәрләре саны арта, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты да яхшыра. Сугышка кадәр стационар, кабул итү, йогышлы авырулар, бала табу бүлекләре файдалануга тапшырыла. Амбулатория бинасында лаборатория ачыла.

1956 елга кадәр рентген тикшеренүләре өчен авырулар  Нырты туберкулез диспансерына җибәрелә. 1956 елда хастаханәгә рентген-аппараты алалар. Бу вакытта баш табиб вазифаларын Сәгыйдә Салихҗан кызы Рәхмәтуллина башкара (белгечлеге буенча акушер-гинеколог, 1951 елдан 1958 елга кадәр эшләгән). Ул җитәкчелек иткән чорда йогышлы авырулар хастаханәсе бинасы файдалануга тапшырыла. Беренче табиб-рентгенолог булып Миннәхмәт Вәли улы Минһаҗев эшли. 1957 елдан башлап Кави Мөхәммәтҗанов рентген лаборант булып эшли.

1957 елда районның сәламәтлек саклау бүлеге район хастаханәсенә үзгәртеп корыла. Саба үзәк район хастаханәсенең беренче баш табибы Мөхтәр Зәкәри улы Абдуллин була. Ул 1958-1959 елларда эшли. Аның урынына табиб-офтальмолог Кәримә Хөсәен кызы Йосыпова килә. Ул 1964 елга кадәр эшли. Бу чорда ярдәмче хуҗалык була: терлек үрчетәләр, яшелчә үстерәләр. Ярдәмче хуҗалык продукциясе авыруларны тукландыру өчен файдаланыла. Шулай ук Кәримә Хөсәеновна су башнясы төзүне дә оештыра, бу исә санитаркаларның хезмәтен дә җиңеләйтә. 1964 елда Кәримә Хөсәен кызын Биектау районына күчерәләр.

Аның урынына, моңарчы Икшермә участок хастаханәсе баш табибы вазыйфасын башкарган, Мөнир Акмалович Мәүләветдинов килә. Ул җитәкчелек иткән чорда стационарның яңа бинасы төзелә башлый, ул 1971 елда файдалануга тапшырыла, баш табиб булып Вилен Фәйзи улы Галиев эшли. Бу, авыл хастаханәләре арасында, беренче ике катлы стационар иде. Бинаның мәйданы хирургия, балалар, терапия, гинекология, бала табу бүлекләрен җәелдерергә мөмкинлек бирә, операция блогы ачыла. Район үзәк хастаханәсендә махсуслаштырылган медицина ярдәме үсә һәм камилләшә. ЭКГ Кабинеты ачыла.

1981-1985 елларда баш табиб булып Ф.З. Әхмәтҗанов эшли. Ул эшләгән чорда матди-техник база ныгытыла, коллектив яңа кадрлар белән тәэмин ителә.

1985 елда баш табиб итеп З.Ф.Сираҗиев билгеләнә. Ул 1990 елга кадәр эшли. Бу чорда район үзәк хастаханәсе поликлиникасының өч катлы бинасы, Теләчедә яңа хастаханә, Шәмәрдән район хастаханәсенең 1 корпусы төзелә. Саба хастаханәсе газ белән җылытуга күчерелә. З. Ф. Сираҗиев әлеге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының Атказанган табибы»исеме белән бүләкләнә.

1990-2001 елларда баш табиблар булып эшли:

Илгиз Габделхәй улы Арсланов (1990-1992));

Фәнис Хәбибулла улы Алиев (1992-1995 еллар) - бу чорда Лесхоз участок хастаханәсе файдалануга тапшырыла. Шәмәрдән рентгенкабинеты, Сабада УЗИ һәм ФГДС кабинетлары кулланышка тапшырыла.;

Рөстәм Шәүкәт улы Сафиуллин (1995-2001 еллар)-бу чорда Шәмәрдән район хастаханәсенең 2 нче корпусы файдалануга тапшырыла.

Алар сәламәтлек саклау торышын яхшыртуга сизелерлек өлеш керттеләр.

2001 елда (2016 елга кадәр) баш табиб итеп яңадан Зөфәр Фәсхетдин улы Сираҗиев билгеләнә. Район Хакимияте башлыгы Рәис Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән дәвалау-профилактика оешмаларының матди-техник базасы ныгыды.

2006 елда Саба РҮХнең яңа дәвалау корпусы файдалануга тапшырылды, стационар һәм поликлиника биналарына капиталь ремонт ясалды, яңа медицина җиһазлары сатып алынды.

2008 елда реконструкциядән соң элеккеге стационар бинасы поликлиника өчен файдалануга тапшырылды.

2009 елда, реконструкциядән соң, элеккеге поликлиника бинасы терапия бүлеге буларак файдалануга тапшырылды.

2014 елда поликлиниканың яңа бинасы төзелә, анда лаборатория һәм стоматология бүлеге күчерелә.

2016 елның июнендә баш табиб итеп Йосыпов Марат Рафаэль улы билгеләнә.

2016 ел ахырында район Хакимияте башлыгы Рәис Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән лазер ярдәмендә трансуретраль операцияләр ясау өчен яңа хирургия җиһазлары сатып алынды һәм инде 2017 елда мәни бизе аденомасына операцияләр үткәрелә башлый. Әлеге операция МБЯГ  белән авыручыларны дәвалауның уникаль методикасы булып тора.

Бүгенге көндә халыкка сменага 480 кешене кабул итүгә исәпләнгән поликлиника, тәүлек буе эшли торган 124 койкага исәпләнгән стационар һәм 52 көндезге койка медицина ярдәме күрсәтә.

"Саба РҮХ"  дә  69 табиб һәм 229 урта медицина хезмәткәре эшли, алар үз белемнәрен даими камилләштерәләр.

TOP